Район башлыгының салым инспекциясе һәм хисапчылар көне белән котлавы

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле салым инспекциясе хезмәткәрләре һәм хисапчылар, тармак ветераннары! Сезне бүгенге һөнәри бәйрәм көнегез белән ихластан котлыйм!

Районыбызда төгәл, җаваплы хезмәт башкаручы, шушы тармак белән турыдан-туры бәйле хезмәт ияләре бихисап. Билгеле булганча, район бюджеты һәм акча әйләнеше Сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсендә туплана һәм көйләнә. Хезмәтегез Сездән зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә.

Районыбызның тотрыклы тормышы, Сезнең, хезмәт вазифаларыгызны төгәл, җаваплы, югары һөнәри осталык белән үтәвегезгә бәйле. Бу үз чиратында халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

Лаеклы хезмәтегез, хезмәт сөючәнлегегез һәм бурычка тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, җаваплы эшегездә җиңеллек, бердәмлек, тормышта бәхетле, тыныч мизгелләр һәм рух күтәренкелеге  телим.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International