Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Озак вакытлы карау системасы» эшли

2023 елның 10 ноябре, җомга

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 236 социаль хезмәт алучы бар, шуларның 106-сы «Озак вакытлы карау системасында» торалар. Кирәк булганда, «Наз» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар йортына тикшерү үткәрәделәр.    «Озак вакытлы карау системасында»  1 дәрәҗәдә  85 кеше, 2 дәрәҗәдә - 17 кеше, 3 дәрәҗәдә - 4 кеше. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Гарипова, социаль эш буенча белгеч Гөлнара Хәбиберахманова озак вакытлы карау системасы буенча документларны тутыруның дөреслеген, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү шартларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International