9 ноября көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина социаль өлкә хезмәткәрләрен шифаханә-курортта дәвалау турында сөйләде. Ул шулай ук социаль хезмәткәрләрне социаль хезмәт алучыларның күчмә тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәлия Ризванова инновацион технологияләр буенча эшне активлаштыру, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында башкарылган эшләрне яктырту турында искә төшерде. Социаль хезмәткәрләргә «Озак сроклы карау системасы» бланкларының расланган формаларын ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлатты.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.