Россиянең уңышлы үсешенең иң ныклы, ышанычлы нигезе – җәмгыятебезнең бердәмлеге, төрле милләт кешеләре арасында тынычлык, ышаныч һәм үзара хөрмәт кыйммәтләренә тугрылык. Бу традицияләрне саклау бөек илебезнең бөтен тарихы аша васыять ителә", - диде илебез Президенты Владимир Путин.
Бүген 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! Хөрмәтле Президентыбыз билгеләп узганча, илнең көче – анда яшәүчеләрнең бердәмлегеннән һәм теләктәшлегеннән тора. Тормыш-яшәешнең төрле вәзгыятьләре алдында уртак көч булып туплана алу, авыр чакта ярдәм кулы сузу, җәмгыятьтәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәү, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау – шул көчнең нигезе.
Илебездә махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән күпмилләтле илебез халкы үз бердәмлеген, тынычлыкка уртак тырышлык белән ирешү мөһимлеген аңлавын тагын бер кат раслады. Районыбызның Ватанпәрвәр егетләре дә хәрби бәрелешләрдә батырларча катнаша, миһербанлы, олы йөрәкле якташларыбыз фронтка, хәрбиләргә һәм солдат гаиләләренә төрле яклап ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтүләре дә зур рәхмәтләргә лаек.
Россия тарихы уртак флаг астына берләшкән күпмилләтле һәм күпсанлы халык ия булган гайрәтле көчне раслаучы вакыйгаларга бай.
Балтач районы - илебез территориясендә төрле милләт халыкларының үзара татулыгына һәм ихтирамлыгына нигезләнгән бердәмлек үрнәге булган төбәк.
Районыбызда яшәүче халык буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, аны дөрес һәм төпле әхлак-тәрбия нигезләре, изге Ватаныбызга булган ихлас ярату хисләре аша киләчәк буынга тапшыруга намус һәм җаваплылык белән карый, хезмәт сөючәнлекләре, һөнәри осталыклары һәм тырыш булулары белән ил үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Хөрмәтле райондашлар, бүгенге күркәм бәйрәм күңелләребездә якты эзләр калдырсын! Үз илебезне, Ватаныбызны, туган җиребезне яратып яшик! Бәйрәм белән!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.