2023 елның 2 ноябрьдә «Өлкән кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне гамәлгә ашыру кысаларында төркемле дәрес узды. Уку социаль хезмәткәрләр һәм яткан авыруларның туганнары өчен оештырылды. Укулар Шубан авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктында узды. Фельдшер Айгөл Зарипова социаль хезмәткәрләр һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары өчен төркемле дәрес үткәрде.Ул туганнар һәм социаль хезмәткәргә авыру кешене ничек дөрес карарга өйрәтте, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырды.