Район башлыгының суд приставы көне белән котлавы

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Суд приставлары көне белән ихлас күңелемнән котлыйм.
Хезмәтегез бик мөһим һәм катлаулы.Ул түземлек, сабырлык белән бергә кешелеклелек сыйфатлары да таләп итә.Гражданнарның законга ышануы һәм дәүләтнең абруе суд приставларының уңышлы һәм намуслы хезмәте белән бәйле.

Хезмәтләрендәге кыенлыкларга да карамастан, үз бурычларын намус белән үтәгән һәм һөнәрләренә тугры калган барлык суд приставларына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.Закон тантана итсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче фидакарь кешеләр сез!

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр эшегездә уңышлар телим!


Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International