Мәдинә Галиуллинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Таузар авылында гомер кичерүче хөрмәтле райондашыбыз – тыл ветераны Мәдинә Галиулла кызы Галиуллина да озын-озак, бик мәгънәле гомер юлы узган шәхес.

Мәдинә апа үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен да хәерле исәнлектә каршы алды. Күркәм юбилее уңаеннан Мәдинә Галиулла кызына Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярны 95 яшьлеге белән шулай ук Карадуган авыл җирлеге башлыгы, район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге вәкилләре дә котлап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International