Балтач районында озак гомерлеләрне котладылар

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Түнтәр авылында гомер итүче Нина (Әминә) Ивановна Зарипова йөзъяшәрләр сафына баскан районыбызның иң өлкән кешесе. Быел февраль аенда бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылаган ихтирамлы тыл ветераны күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты.

Гасыр чиген атлап узган акъәбинең чал картлыгы бүгенге көндә якыннары янәшәсендә, тәрбия-хөрмәттә уза. Камил акылын, зиһенен югалтмаган Әминә апа ил-көннәргә иминлек, бәрәкәт теләп хәер-догада яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International