Балтач районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы киңәшмәсе булды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

2023 елның 9 октябрь көнендә Балтач районы Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җыелышы үтте. 2023 елга куелган бурычларның үтәлеше, яңа елга планнар каралды. Утырышта оешма җитәкчесе Зөлфирә Камалова, совет әгъзасе Әминә Мөхәммәтҗанова һәм район китапханә мөдире Резеда Зарипованың чыгышлары тыңланды. Шулай ук районкүләм үткәрелгән милли күкрәк бәйләвече “Хәситә” конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International