Бүген 1 октябрь - Өлкәннәр көне һәм бүгеннән башлап, җиһаныбызда иң матур һәм истәлекле ункөнлекнең берсе - Өлкәннәр декадасына старт бирелә. Өлкәннәргә ихтирам-хөрмәт даими булырга тиешлеге һәрберебезгә мәгълүм, чөнки без үз үрнәгебездә хәзерге һәм киләчәк буынга юл күрсәтүчеләр булып торабыз.
Кадерле өлкәннәребез!
Сезне көзге якты бәйрәмегез — Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, ә әлеге истәлекле көн заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Бүгенге яшь буын өчен Сез – кыйммәтле байлыкка тиң тормыш тәҗрибәсенә ия Затлар. Тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, иң беренче булып шатлык-уңышларыбызны уртаклашучыларыбыз да Сез - өлкәннәр.
Илгә лаеклы уллар-кызлар үстергән, гомерләре дәверендә туплаган тормыш тәҗрибәсен, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап, оныклар, оныкчыкларга тапшырган һәм бүгенге көндә дә тормыш дилбегәсен нык тотып, яшьләргә терәк-таяныч булып яшәүче әби-бабайлар, дәү әти һәм дәү әниләр – нәсел күрке! Заман авырлыкларына бирешмичә, илебез өчен көчегезне, хезмәтегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт Сезгә! Һәрвакыт янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез! Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле өлкәннәр!
Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин