27 сентябрь - тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне.
Баланың якын дусты, сердәшчесе,тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Әти-әни,әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе. Гомерләрен шушы нәниләрне тәрбияләүгә багышлаган барлык тәрбиячеләргә һөнәри осталыклары һәм сайлаган хезмәтләренә тугъры булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм!
Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм һәр башлангычларыгызда уңышлар телим!
Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин.