«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Без йөрәк белән ишетәбез» дип исемләнгән социаль акция үткәрделәр.
Балтач бистәсендә халыкка ишетү сәләтенең начараюын һәм югалуын кисәтү буенча тәкъдимнәре булган мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.
Оештыручылар акцияны йөрәкләрдә эз калдырды, әлеге проблемага җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте, дип ышаналар.