Әтиләр көненә багышланган «Әти белән бергә» дип исемләнгән районның сайлап алу туры узды.
Һәр гаиләгә вакытка 6 этап үтәргә кирәк иде: турник, баскетбол, скакалка, эстафета таягы белән йөгерү, обруч белән эстафета, туп җыю. Семьялар актив катнаштылар һәм барлык этапларны да лаеклы үттеләр.
Җиңүчеләр билгеләнде: 1 урында - Субаш авыл җирлегеннән Нәҗиповлар гаиләсе, 2 урында - Карадуган авыл җирлегеннән Хәйретдиновлар гаиләсе, 3 урында - Балтач шәһәр җирлегеннән Абдуллиннар гаиләсе. Призерларга «Игрок» кибетенә сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр һәм грамоталар алдылар.
Әлеге чарада 11 гаилә катнашты. Катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! 1 һәм 2 урыннарны алган гаиләләр ярышларның финал этабында катнашачак, ул агымдагы елның октябрендә Казанда узачак.
Чараның иганәчесе «Әтиләр берлеге» район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез!
Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, «Хыял» яшьләр үзәгенә, авыл җирлекләре җитәкчеләренә һәм мәгариф бүлегенә рәхмәтебезне белдерәбез.