Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә әңгәмәләр уздырылды, социаль хезмәт алучылар белән видеороликлар каралды.
Чутай һәм Нөңәгәр авылларыннан социаль хезмәткәрләр мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә клубта «Экстремизм-хәзерге заман проблемасы» темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә ахырында белгечләр өйдәге өлкән яшьтәге гражданнар белән бергә кеше күп булган урыннарда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен төзегәннәр, телефон аша янаулар килгән, подъездда шикле әйберләр табылган турында кабатлап чыктылар.