Балтач районы ГХАТ бүлегендә 100 парның никахы рәсмиләштерелде

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 9 сентябрь Балтач районы ГХАТ бүлегендә 100 парның никахлары теркәлде. Шөңшеңәр авылы Рәмис Мөхәммәдиев  белән Нөнәгәр авылы кызы Гөлназ Нургалиева  өчен гомергә истә кала торган көн булды. Район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илһам Гайнетдинов юбилей парга матур теләкләрен юллап, тантаналы рәвештә никахлашу турында таныклык белән истәлекле бүләкне тапшырды. Яшь гаиләгә матур озын тормыш юлы телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International