Балтач районы башлыгының Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар,республикабыз тарихында иң әһәмиятле бәйрәмне бүген Балтач төбәгендә каршы алган, кадерле кунаклар!

 Сезне , күркәм бәйрәм , 30 нчы август - Татарстан Республикасының суверен дәүләт булып танылган көне белән котлыйм. Дәүләт иреге көне безнең күпмилләтле Ватаныбызны ихлас күңелдән яратучыларны, аны заманча һәм чәчәк атучы республика итеп күрүчеләрне, Татарстаныбызның уңышлары үзеңнең шәхси тырышлыкларыңа бәйле икәнлеген аңлаучыларны берләштерә. Без хаклы рәвештә республикабыз, үзебезнең тарихыбыз, мәдәниятебез, табигать төрлелеге һәм байлыклары, икътисадтагы, фәндәге, сәнгатьтәге, спорттагы уңышларыбыз белән горурлана алабыз.Дәүләтебез тарихында данлы битләр күп, әмма аның төп көче – үз тамырлары турында хәтерләүче, намус белән эшләүче һәм үз төбәген үстерү хакына бөтен көчләрен бирүче кешеләрдә.

 Балтачлылар, гадәттәгечә, хезмәттә дә сынатмыйлар – кайда гына эшлэсэлэр дэ, тырышып хезмәт куялар. Күркәм фидакарьлегегез өчен, райондашлар, сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең көчебез бердәмлектә. Бердәмлек һәм берләшеп эшли белү – Татарстанның, районыбызның һәм райондашларыбызның көчле ягы. Алга таба да үз алдыбызга күркәм бурычлар куеп, аларны күмәк хезмәт, иҗадилык, зур ышаныч белән башкарып ,туган телебезне, туган җиребезне саклап, бердәм булып яшәргә язсын. Сезнең барчагызга да иминлек, тынычлык, якты тормыш, барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын, бәхет һәм куңел күтәренкелеге телим.

 Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

Балтач муниципаль район башлыгы  Р.Р. Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International