Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раиса премиясе

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раис премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раис премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва кылучыны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тәкъдим итә.

Премия бирелә:

- Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен.

Премиягә дәгъва итүчеләр комитетка түбәндәге документларны тәкъдим итәләр:

а) премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында үтенеч;

б) премиягә дәгъва итүченең анкета мәгълүматлары;

в) премиягә тәкъдим ителүгә кадәрге ел өчен премиягә дәгъва итүченең эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;

д) гамәлгә ашырылган проектларны (инициативаларны) тасвирлау һәм премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ирешелгән социаль эффект турында күзаллау бирә торган өстәмә материаллар.

Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2023 елның 23 августыннан 26 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, каб. 135. Элемтә телефоны: (843) 567-80-95.

Сылтама буенча документлар формалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International