12 августта Балтач муниципаль районының «Сабантуй» ял паркында физкультурниклар көненә һәм РФ Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Иң яхшы спортчыларны, спорт өлкәсендәге учреждениеләр хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Әлеге чара кысаларында 7 спорт төре буенча Спартакиада узды: пляж футболы, пляж волейболы, бадминтон, җиңел атлетика, гири күтәрү, таяк тарту, аркан тарту. Шулай ук барысы да ГТО нормаларын тапшыруда катнашты. Җиңүчеләрнең барысы да акчалата бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.