2023 нче елның 10 нче августында «Сабантуй» ял паркында «Хыял» яшьләр үзәге «Күңел ачу» квест – уенының финалын үткәрде. Чарада 5 команда катнашты: мәгариф идарәсе, ЭПУ “Балтач газ идарәсе”, 2нче номерлы балалар бакчасы, Норма урта гомуми белем мәктәбе һәм Салавыч авыл җирлеге . Квест уены 12 станциядән торды.
Барлык командаларда уеннарда актив катнаштылар һәм уңай эмоцияләр алдылар.
1. Мәгариф идарәсе финалда 1 нче урынга лаек булды.
2. ЭПУ “Балтач газ идарәсе” 2 нче урын.
3. 2нче номерлы балалар бакчасы 3 нче урын.
4. Норма урта гомуми белем мәктәбе 4 нче урын.
5. Салавыч авыл җирлеге 5 нче урынга лаек булды.
Барлык катнашкан командаларны чын күңелдән котлыйбыз!
Чара өчен җаваплы МБУ «Хыял» яшьләр үзәге.