Марилар һәрвакыт үз традицияләрен саклап яшиләр

2023 елның 11 августы, җомга

2023 елның 10 август көнендә Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә милли гореф-гадәтләр белән никахлашу тантанасы узды.

Соңгы елларда районда мари туйлары бик популяр һәм алар һәрвакыт күбрәк соклану хисе уята. Бүгенге тантанада милли киемнәрдә кунаклар гына түгел, ә шулай ук әти-әниләр, шаһитлар һәм кияү белән кәләш тә милли орнаментлы туй киемнәрен махсус тектергәннәр. Бу аларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын никадәр кадерләгәннәрен, яратканнарын, саклаганнарын тагын бер кат исбатлый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International