Балтач районы кырларына агитбригада чыгыш ясый

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Районыбыз басу-кырларында урак өсте тулы көченә гөрли, яңа уңышны югалтуларсыз җыеп алуга йөз тотып, игенче-механизаторларыбыз көнне төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр. Игенчеләрне киеренке хезмәткә илһамландырыр, аларга яхшы кәеф бүләк итәр өчен районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, елдагыча, традицион рәвештә концерт программалары белән кырга ук киләләр. Шулай итеп, 7 август көнне, район мәдәният үзәге агитбригадасы басуга чыгып, игенчеләребезгә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International