Яшьләр форумнары - профессиональ һәм шәхси үсеш өчен бик яхшы урын. Форумнарның максаты - яшьләр инициативаларына ярдәм итү өчен иҗтимагый һәм дәүләт структуралары, бизнес - берләшмә һәм башка институтлар ресурслары ярдәмендә коммуникатив мохит булдыру.
2023 елның 04-05 августында «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы эшче яшьләр һәм студентлар өчен яшьләр форумын үткәрде. Форумда яшьләр районда нәрсә күрергә теләүләре турында фикер алыштылар.
Максат: талантлы актив кешеләрне һәм яшьләр командаларын төрле өлкәләрнең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итү процессына кертү;
- үз-үзеңне тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;
- яшьләрнең һөнәри һәм иҗади үсеше.