«Безнең ишегалды лагере» программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре «Факел» яшүсмерләр клубы» хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чираттагы шөгыль үткәрделәр. Шөгыль арт-терапия техникасын кулланып мастер-класс формасында узды. Арт-терапия баланың үз-үзен бәяләвен һәм аның әйләнә-тирә дөньяга уңай мөнәсәбәтен формалаштыра, сенсор сәләтләрен үстерә.
Мондый очрашулар балалар өчен ял оештыру гына түгел, аларның талантларын һәм сәләтләрен куреп алырга ярдәм итә.