Балтач район Советының Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиясенең утырышы узды

2023 елның 4 августы, җомга

Балтач район Советының Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиясенең утырышы узды.

Утырышның көн тәртибендә: 1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында;
2. Балтач муниципаль районының 2023 елга, 2024-2025 елларның
планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында;
3. Балтач муниципаль районының 2023 елның 1 яртыеллыгында
бюджет үтәлеше;
4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация
алыштыруны килештерү турында;
5. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы»
муниципаль берәмлегенең 2023 елга муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру - фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында;
6. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы»
муниципаль берәмлегенең 2023 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International