Район башлыгы Р.Р. Нотфуллинның Җиңү көне белән котлавы

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугыш ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

      Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән май аеның иң истәлекле бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән ихластан тәбрик итәм!

      Быел без Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып, 78 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә бәйрәм итәбез. Илебезгә ирек һәм тынычлык яулап алучыларга карата йөрәкләрдәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләре шушы еллар эчендә кимемәде, ә киресенчә гел арта гына бара. Ветераннарыбызның тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте, ил өстенә яу килгәндә районыбызның батыр ул-кызларының да тере калкан булып, дошманга каршы күтәрелүләре чиксез каһарманлык үрнәге, без алар белән чын күңелдән горурланабыз.

     Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналар уза, сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмаган солдатлар, туганнарыбыз истәлеге хөрмәтләнә, безнең арабызда булып та, елдан-ел сафлары сирәгәя барган сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә үзенең тирән эзен калдырган. Сугышчан һәйкәлләрдә исемнәре мәңгеләштерелгән батыр солдатлар – күпләрнең әтиләре, бабайлары. Үз тормышлары бәрабәренә яуда көрәшкән каһарманнарыбыз батырлыгы безнең һәм киләчәк буынга бәхетле балачак алып килде. 78 ел буена ничә буын берсе-берсен тулыландырса, алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы онытылмый, якты йолдыз булып, яшь буынга дөрес юл күрсәтә, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтә. Сугыш сүзен, сугышчан бәрелешләр турында ишетү генә дә халык күңелендә аяныч, хәсрәт, курку хисләре һәм сагыш уята. Чөнки сугыш корбаннарсыз булмый. Илебездәге бүгенге вәзгыятькә дә җитди карап, аңлап кабул итәргә кирәк. Кешелек дөньясы сугышлардан, бәрелешләрдән ачы сабак алып, җир йөзендәге тынычлык, үз Ватанының, халкының иминлеге, бәхете өчен көрәшергә һәм һәрчак шуңа әзер булырга тиеш. Украинада барган бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган райондашларыбыз илебезнең, районыбызның ватанпәрвәр асыл егетләре, чын  каһарманлык үрнәкләре. Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган солдат егетләребезнең гаиләләренә яхшы хәбәрләр генә юлдаш булсын, ачы хәсрәтләр тигез тормыш агымын үзгәртмәсен иде. Өлешчә мобилизация кысаларында илебез чикләрен сакларга чакырылган, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт узучы егетләребез һәм аларның гаиләләренә дә күркәм сабырлыклар телим.

     Вакыт буыннар хәтерендә тиңдәшсез каһарманлык өлгесен мәңгеләштерә, якташларыбыз батырлыгы да мәңге  онытылмас. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып, Балтач районы фронтка 12 меңнән артык ул-кызларын озата, аларның яртысына диярлек туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Дәһшәтле сугыш кырында һәлак булган һәм сугышта катнашкан батыр солдатларның үлемсез истәлеге барысы да безнең йөрәкләрдә, күңелдә.

      Хөрмәтле райондашлар, сезне тагын бер кат тарихи истәлеккә ия иң төп һәм ихтирамлы бәйрәмебез Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Ватан сугышыннан соң 78 ел узса да, сугыш китергән кайгы барысы да күңелдә. Илебезгә, җиребезгә, һәр гаиләгә тынычлык телим. Балаларыбызга, оныкларыбызга һәм үзебезгә сугыш авазлары астында уянырга, дәһшәтле сугыш газапларын беркайчан да тоярга, сугыш кайгы-хәсрәтләрен күрергә язмасын. Исәннәрнең кадерен белик, райондашларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк, хөрмәтебезне белдерик. Һәрбер гаиләгә иминлек, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим. Җиңү көне белән Сезне!

Балтач муниципальрайон башлыгы                              Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International