Смәел авыл шугалагында “ЗИФА” командасы уенчылары Булат Сәлихҗанов, Тукай Һадиев истәлегенә хоккей ярышлары булып узды. Ике көн дәвам иткән ярышта:
I-урын Смәел авылы командасына;
II- урын Карадуган авылы командасына;
III- урын Норма авылы командасына бирелде.
Һава торышының искиткеч матур торуы һәркемгә хәер-дога укый кебек тоелды. Командалар матур, лаеклы уен күрсәттеләр. Боз хуҗаларының кубокны үзебезгә алуы зур горурлану хисләре тудырды.
Исән-имин булып, яңадан-яңа җиңүләр яуларга насыйп булсын.