7 февральда Балтач урта мәктәбендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Гарипов Айрат Далез улы “Һава торышын алдан күзаллау технологияләре” темасына “Цифр дәресе” үткәрде. Үзенең чыгышында Айрат Далез улы һава торышын алдан күзаллау технологияләре , ясалма интеллектның мөмкинлекләре хакында сөйләп китте. Дәрестә укучылар һава торышын әйтү процессларының барлык этаплары белән дә таныштылар, шулай ук ясалма интеллектның метеорологларга ярдәме турында да белделәр.