2023 елның 31 январендә Югары Субаш авыл җирлеге Көшкәтбаш авылында "Уңыш" ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы һәм Көшкәтбаш авылында халык җыены булып узды. Анда Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы, җирлек башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы, Уңыш ҖЧҖ директоры Хәсәнҗанов Гомәр Мөбәрәкҗан улы, Уңыш ҖЧҖ белгечләре, хезмәт коллективы, җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Көшкәтбаш авылы халкы, район оешмалары вәкилләре катнашты.
Хезмәт коллективы җыелышы узган елга йомгак ясады, белгечләрнең, "Уңыш" ҖЧҖ директорының, җирлек башлыгы, чакырылган вәкилләрнең отчетларын тыңладылар.