"Хыял" яшьләр үзәгендә "Балтач Ел студенты " премиясе узды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 28 гыйнварында «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач муниципаль районы укучылары арасында «Балтач Ел студенты» премиясе узды.   

Программада студентларның Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы белән очрашуы оештырылды.

Шулай ук Балтач муниципаль районының Карадуган авылында  урнашкан «Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихы музее»на экскурсия оештырылды.

"Балтачның  Ел студенты" премиясендә катнашу өчен 27 гариза керде, алар арасында 14е сайлап алынды.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы , Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әйдәп баручы белгече Нуриева Айсылу Исрафил кызы чакырылган иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы үз чыгышында студентларны бәйрәм белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

Нәтиҗәләр  түбәндәгечә:

Гран-при

Югары уку йортлары арасында

-Ибраһимова Сөмбел

Урта белем алучылар арасында

-Низамова Малика

“ Ел интеллекты”

Югары уку йортлары арасында

- Зәйнетдинова Ралина-җиңүче

-Сәлахова Эльвира-лауреат

Урта белем алучылар арасында

-Гарипов Даниф-җиңүче

- Габидуллин Камил – лауреат

“Ел ачылу”

Югары уку йортлары арасында

-Әхмәдиева Гөлназ-җиңүче

- Газизуллин Кәрим-лауреат

“Ел спортчысы”

Югары уку йортлары арасында

-Николаева Индира-җиңүче

 “Иң яхшы волонтер”

Югары уку йортлары арасында

-Гатауллина Адилә-җиңүче

“Иҗади шәхес”

 Югары уку йортлары арасында

-Мәгъсүмов Марат-җиңүче

-Закиров Илнар-лауреат

Урта белем алучылар арасында

-Фролова Миләүшә-җиңүче

-Анисимова Алена-лауреат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International