Предприятиеләр арасында "Керлинг" уены узды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

25нче  гыйнвар көнне "Балтач" ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы предприятия, организация һәм учреждениялар арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.

Ярышларда Балтач районы Мәдәният бүлеге, Мәгариф бүлеге, Балтач районы Башкарма комитеты командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Балтач Башкарма комитеты финалга чыкты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International