Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия утырышы узды. Аны комиссия рәисе, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Көн тәртибендә:
1.Балтач муниципаль районында коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, хокук бозулар, җаваплылыкка тартылган вазыйфаи затлар хакында;
2.Районда 2022 елда коррупцион хокук бозуларны киметү ягыннан үткәрелгән чаралар;
2.1.Муниципаль сатып алулар вакытында законлылыкны саклау өчен кабул ителгән, гамәлгә ашырылган конкрет идарә карарлары һәм контрактлар тулаем үтәлмәгәндә, акчаларны кире кайтару очраклары турында;
2.2. Районда мөлкәт һәм җир белән идарә итү барышында закон бозган очракларда муниципаль милекне кире кайтару өчен кабул ителгән, гамәлгә ашырылган конкрет идарә карарлары һәм аренда килешүләрен өзү турында, шулай ук, торак төзелешенә җир кишәрлекләре бүлеп биргәндә күрсәтелгән таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү хакында;
2.3.Районда җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча конкрет гамәлгә ашырылган чаралар;
3.Бюджет акчаларын максатчан куллану буенча тышкы һәм эчке финанс контроленең нәтиҗәләре;
4. Республикада һәм районда 2022 елда коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2023 нче елда торган бурычлар турында сөйләшенде.

Йомгаклап, коррупцион хокук бозуларны киметү ягыннан контроль-күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмалар белән уртак эшне көчәйтергә, тышкы һәм эчке финанс контрольның нәтиҗәлелегенә даими мониторинг ясап барырга,
үз эшенә җавапсыз караган җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне җаваплылыкка тартырга,бюджет акчаларының тотылышы буенча тышкы контрольне көчәйтергә һәм Финанс-бюджет палатасына эчке финанс контрольне оештыруда булышлык күрсәтергә, "Хезмәт” газетасы битләрендә, “Кайтаваз” радиосында район башкарма комитетының, контроль-күзәтчелек органнарының коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча вазыйфаи затлар белән әңгәмә оештырып халыкка җиткерергә дигән бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International