2023 елның 12 гыйнварында «Балтач " ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы мәктәпләре арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.
Ярышларда Балтач гимназиясы һэм Кече Лызи мэктэбе командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Балтач гимназиясы финалга чыкты.