Бүген 12 гыйнвар көнне прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Балтач районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне - дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 86 ел дәвамында башкарып килә.
Прокуратура хезмәткәрләренең эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыру, яклауга юнәлдерелгән. Өч гасырдан артык алар үзләренә йөкләтелгән бурыч-вазыйфаларны намус белән башкарып киләләр.
Бүгенге заманча җәмгыятьтә прокуратура органнары Россия Федерациясенең "Россия прокуратурасы турындагы" законына нигезләнеп эшлиләр һәм һәр җирдә, һәр өлкәдә Россия Конституциясенең, законнарның төгәл үтәлешенә, дәүләт органнары тарафыннан кеше хокукларын саклауны күзәтчелек итәләр.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуратура хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйм. Җаваплы вазифаи бурычларын намус белән башкарып, гаделлекне торгызу юнәлешендә эзлекле эш алып баручы хезмәткәрләрнең башкарган эшләренә тап төшмәсен, районыбыз халкы белән аңлашып, теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеп хезмәт куярга язсын!
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.