Балтач районында 2023 елда беренче бала туган

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 09 гыйнвар көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә туу турында беренче акт язуы рәсмиләштерелде. Түнтәр авылында гомер итүче Айзат һәм Илсөяр Ибраһимовлар гаиләсендә 2 гыйнвар көнне беренче сабыйлары дөньяга аваз салды. Балага матур, мәгънәле Гөлсем исеме куштылар. Ибраһимовлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм чиксез бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International