Яңа ел бәйрәмнәрендә “Гаилә” кичке ведомствоара рейд кысаларында профилактика органнарында ведомство исәбендә торучы 19 социаль авыр һәлдә булган гаиләгә рейдлар оештырылды. Рейдлар вакытында автоном янгын хәбәрчеләренең булуы һәм эш торышы тикшерелде, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр имзаланды, кышкы каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү буенча инструктаж үткәрелде.