Үзәк балалар китапханәсендә тозлы камыр ясау буенча мастер-класс үткәрелде

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Билгеле булганча, көнчыгыш календаре буенча 2023 ел – Куян елы.  Яңа елны каршылап, урамнар кардан, боздан куяннар сыны белән бизәлде, сату нокталарында берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле уенчык куяннар пәйда булды. Ә Балтач Үзәк балалар китапханәсенең “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче китап укучылар куянны тозлы камырдан әвәләделәр. 6 гыйнвар көнне оештырылган «Эти удивительные зайчики”  мастер-классында ясалган картиналарны балалар бөтен сәләтләрен, фантазияләрен биреп эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International