Балтач муниципаль районы башлыгының якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2022 елның 30 декабре, җомга

Хөрмәтле райондашлар! Туган якларны сагынып, бәйрәмгә кайткан якташлар!

Бүгенге көнебез белән 2022 елның соңгы календарь бите ябыла, яңа 2023 елны каршы алырга әзерләнәбез. Елның соңгы көннәре, сәгатьләре үтеп баручы елга йомгак ясап, тормышыбызда шушы елда булып узган вакыйгаларны тагын бер кат күз алдыннан уздыру, хезмәтебезгә бәя бирү чоры да булып тора Ел белән ел очрашкан мизгелләрдә ил-көн иминлеген, саулык-сәламәтлек, хәерле еллар теләп, иң ихлас теләкләр теләнә, изге догалар кылына.

Шул форсаттан файдаланып, Сезне,  якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән чын күңелдән котлыйм! Һәр яңа ел, язылмаган чиста кәгазь битедәй, саф карлы кыштан юл ала, киләсе елыбыз илебезгә күптән көтелгән тынычлык, халкыбызга иминлек алып килсен.

2022  ел илебез өчен җиңел ел булды дип әйтеп булмый. Ил халкының ныклыгын да, сабырлыгын да баръяклап сынады ул, шушы сынаулар аша тынычлык кадерен аңларга, бердәмлеккә өйрәтте. Шулай да, узып баручы елыбыз районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп кенә казанышлар белән дә кереп калачак. Чөнки төбәгебез халкы, ел авырлыкларына бирешмичә намус белән эшләде, фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә, Балтачыбызның авторитетын тагын да күтәрде дип әйтер идем. Кыскасы, районыбызның киләчәге якты, өметле. Күмәк эшкә, районыбыз үсешенә, бүгенгесен һәм якты киләчәген төзүгә өлеш керткән һәрберегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Яңа 2023 ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Яңа елда булган бәхетебезне, гаилә иминлеген саклап яшик! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р. Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International