24 сентябрьдә Балтач бистәсендә көзге ярминкә узачак

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 24 сентябрендә Балтачның үзәк урамында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, шулай ук мәгариф учреждениеләре катнашачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә безнең районда яшәүчеләрдә, бигрәк тә өлкән буыннарда, ихтыяҗ зур һәм социаль әһәмияткә ия.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International