Маймыл чәчәге вирусы турында

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Төп фактлар

• Маймыл чәчәге вирусы, нигездә, кешегә кимерүчеләр һәм приматлар кебек кыргый хайваннардан күчә. Аны кешедән кешегә күчү юлы белән икенче тапкыр тарату чикләнгән характерда.

• Маймыл чәчәге вирусы, нигездә, дымлы тропик урманнар белән янәшә урнашкан Үзәк һәм Көнбатыш Африканың ерак районнарында очрый торган сирәк вируслы зооноз авыру булып тора.

• Маймыл чәчәге вирусыннан махсус дәвалау яки вакцина юк, әмма моңарчы табигый чәчәккә каршы вакцинация, шулай ук маймыл чәчәген профилактикалауның югары нәтиҗәсен тәэмин итә.

Маймыл чәчәге вирусы Poxviridae семьялыгының Orthopoxvirus төренә карый.

Маймыл чәчәге авыруы - сирәк вируслы зооноз авыру (ягъни хайваннардан кешегә күчә торган авыру), кешедә аның симптомнары элек табигый чәчәк авыруы белән авыручылардагы симптомнар белән охшаш, әмма алай ук куркыныч түгел. 1980 елда табигый чәчәк авыруы бетерелгәннән соң һәм алга таба табигый чәчәк авыруына каршы вакциналаны кулланудан туктагач, табигый чәчәк авыруы калган ортопоксвируслар арасында кеше өчен йоктыручанлык буенча беренче урынга чыга. Маймыл чәчәге белән авыру очраклары әлегә кадәр Африканың тропик дымлы урманнар өстенлек иткән кайбер районнарында вакыт-вакыт килеп чыга.

Авыру килеп чыгулар

Кешеләр арасында маймыл чәчәге авыруы беренче тапкыр 1970 елда Конго Демократик Республикасында (шул ук вакытта Заир буларак билгеле), анда табигый чәчәк авыруы 1968 елда бетерелә, 9 яшьлек малайда ачыклана. Шул вакыттан бирле авыруның күпчелек очраклары авыл җирендә Конго һәм Көнбатыш Африка бассейнының дымлы тропик урманнары районнарында, бигрәк тә Конго Демократик Республикасында теркәлә, анда бу авыру эндемик санала. 1996-1997 елларда Конго Демократик Республикасында бу авыруның зур кабынуы була.

2003 елның язында Америка Кушма Штатларының урта көнбатыш районында маймыл чәчәге белән зарарлану очраклары теркәлде. Бу Африкадан читтә әлеге авыру барлыкка килүнең беренче теркәлгән очрагы булды. Авыручыларның күбесенең Африкадан китерелгән кимерүчеләрдән авыру йоктырган, кулга ияләштерелгән болын этләре белән контактлары булуы ачыкланган.

Маймыл чәчәге белән авыруның вакыт-вакыт килеп чыгу очраклары Көнбатыш һәм Үзәк Африканың күп кенә илләрендә теркәлә һәм бу авыру турында хәбәрдарлык арту белән бәйле рәвештә диагноз куелган очраклар саны да арта. 1970 елдан башлап кешегә маймыл чәчәге күчү очраклары Африканың 10 илендә: Конго Демократик Республикасында, Конго Республикасында, Камерунда, Үзәк Африка Республикасында, Нигериядә, Кот-д'Ивуарда, Либериядә, Сьерра-Леонада, Габонада һәм Көньяк Суданда теркәлгән. 2017 елда Нигериядә авыруның бүгенге көндә билгеле булган соңгы очрагы була. Бу илдә 40 ел эчендә беренче очрак була

Инфекция күчү

Индекслы очракларда зарарлану инфекцияле хайваннарның кан, биологик сыеклыклар, шулай ук тире яки лайлалы катламы белән турыдан-туры бәйләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Африкада документаль рәвештә кешеләрдә инфекцияле маймыллар, гамбия күселәре һәм тиеннәре белән бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә инфекцияләр теркәлгән, шул ук вакытта кимерүчеләр вирусның резервуары булып тора. Риск факторларының берсе булып йогышлы хайваннарның итен тиешенчә термик эшкәртү уздырмыйча гына ашау-эчү тора.

Икенчел күчү яки кешедән кешегә күчү сулыш юлларыннан инфекцияле бүлендекләр, инфекцияле кеше тиресенең зарарланган урыны яки авыруның зарарлану учакларыннан биологик сыеклыклар һәм материаллар белән бәйләнешле предметлар белән тыгыз элемтәдә тору нәтиҗәсендә килеп чыга.

Инфекция күчү күбесенчә һава юлы белән озак вакытлы шәхси контактта булганда барлыкка килә, бу авыруның кискен очрагы булган кешенең гаилә әгъзалары инфекцияләнүнең иң зур рискына китерә. Инфекция күчү шулай ук инокуляция вакытында яки плацента аша да булырга мөмкин (тумыштан килгән маймыл чәчәге). Бүгенге көндә кешеләр популяциясендә маймыл чәчәге инфекциясе сакланып калу өчен кешедән кешегә инфекция күчү генә җитә дигән фактик мәгълүматлар юк.

Күптән түгел, болын этләрендәге маймыл чәчәге моделен кулланып, хайваннарда уздырылган тикшеренүләр барышында вирусның ике монофилетик төркеме – Конго елгасы бассейны һәм Көнбатыш Африка төркемнәре ачыкланды, шул ук вакытта беренче төркемнең вируслырак булуы ачыкланды.

Билгеләре һәм симптомнары

Маймыл чәчәгенең инкубация чоры (инфекция эләгүдән башлап симптомнар барлыкка килүгә кадәр вакыт) гадәттә 6-16 көн тәшкил итә, ләкин 5-21 көн диапазонында тирбәлергә мөмкин.

Инфекцияне ике чорга бүләргә була:

инвазия чоры (0-5 көн), аңа бизгәк халәте, көчле баш авырту, лимфоденопатия (лимфа төеннәрне зураю), аркада авырту, миалгия (мускул авыруы) һәм көчле астения (хәлсезлек) хас;

• тирегә тимгелләр чыгу чоры (бизгәк килеп чыкканнан соң 1-3 көннән соң), тимгелләр  чыгуның төрле стадияләре барлыкка килә, алар еш кына башта йөздә барлыкка килә һәм аннан соң тәннең башка өлешләренә тарала. Еш кына алар йөздә (95% очракта), шулай ук учларда һәм табан асларында (75% очракта) барлыкка килә. Тимгелләр чыгу берничә үсеш этабы уза  - макулопапулдан (тиренең яссы нигезле зарарланган урыннарыннан) везикулга (кечкенә сыеклык тутырылган куыкчыкларга) һәм пустулларга кадәр, алар якынча 10 көннән соң каты кабык белән каплана. Каты кабыкның тулысынча юкка чыгуына кадәр өч атна узарга мөмкин.

Тире зарарлану бик аздан берничә меңгә кадәр үзгәрә. Алар авыз куышлыгының лайлалы тышчаларында (70% очракта), гениталияләрдә (30%), шулай ук конъюнктивта (күз кабагында) (20%) һәм мөгез катлауда (роговицада) барлыкка килә.

Кайбер авыруларда тимгелләр барлыкка килер алдыннан авыр лимфаденопатия (лимфа төеннәрне зураю) көчәя, ул башка охшаш авырулар белән чагыштырганда маймыл чәчәге авыруының аерым билгесе булып тора.

Маймыл чәчәге, гадәттә, үзе уза торган авыру булып тора, аның симптомнары 14 көннән 21 көнгә кадәр саклана. Авыруның катлаулы очраклары балалар арасында еш очрый һәм вирус йогынтысы дәрәҗәсе, авыруның сәламәтлеге торышы һәм өзлегүләрнең катлаулыгы белән бәйле.

Урманлы җирлектә яки аның янында яшәүче кешеләр йогышлы хайваннарның беркадәр яки җиңелчә йогынтысына дучар ителергә мөмкин, бу исә субклиник (симптомсыз) инфекция үсешенә китерергә мөмкин.

Үлем эпидемиягә бәйле рәвештә киң чикләрдә үзгәреп тора, ләкин документаль теркәлгән очракларда ул 10% тан да кимрәк тәшкил итә. Үлем очракларының күбесе кече яшьтәге балалар арасында була. Гомумән алганда, кече яшь төркемнәре маймыл чәчәге авыруына сизгеррәк булырга мөмкин.

Диагностика

Клиник дифференциаль диагностика вакытында табигый чәчәк авыруы (хәтта чир тулысынча бетерелгән очракта да), җил чәчәге, кызамык, бактериаль тире инфекцияләре, корчаңгы, сифилис һәм медикаментоз аллергия кебек башка авырулар булу мөмкинлеген карарга кирәк. Авыруның продромаль стадиясендә лимфаденопатия маймыл чәчәге авыруын табигый чәчәк авыруыннан аера торган клиник билге булып торырга мөмкин.

Ахыргы диагноз бары тик лаборатория диагностикасы нәтиҗәләре буенча махсуслаштырылган учреждениеләрдә генә куелырга мөмкин, анда моның өчен вирусны табу буенча кайбер специфик тестларны үтәү таләп ителә. Маймыл чәчәге авыруына шикләнгән очракта, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре пациенттан үрнәкләр (түбәнрәк карагыз) алырга тиеш һәм, тиешле шартларны үтәп, үрнәкләргә диагностика ясау өчен мөмкинлекләре булган лабораториягә илтергә тиеш.

Иң яхшысы - зарарланган тән участокларыннан - эксудат яки каты кабык мазогыннан үрнәк алу. Аларны суыткычка урнаштырылган коры, стериль пробиркаларда (вируслы материалларны транспортлау өчен махсус мохиттә түгел) сакларга кирәк. Кан яки сыворотка үрнәкләрен кулланырга була, әмма аларны анализлау еш кына вирусемиянең кыска дәвамлылыгы һәм үрнәкләрне алуның оптималь булмаган мизгеле аркасында ахыргы нәтиҗәне ясауга мөмкинлек бирми.

Нәтиҗәне интерпретацияләү өчен үрнәк белән бергә пациент турында, шул исәптән түбәндәгеләрне дә кертеп, мәгълүмат бирелүе бик мөһим:

а) температура күтәрелүнең якынча датасын;

б) тимгелләр барлыкка килү датасын;

c) үрнәк алу датасын;

д) авыруның агымдагы этабы (тимгелләрнең үсеш этабы);

е) авыруның яше.

Дәвалау һәм вакцина

Маймыл чәчәген дәвалауның яки вакцинаның үзенчәлекле төрләре юк, әмма бу авыруның киеп чыгуы контрольдә тотуга бирелә. Маймыл чәчәген профилактикалау өчен табигый чәчәк авыруына каршы вакцинациянең нәтиҗәлелеге 85% ка җиткән, әмма бөтен дөньяда табигый чәчәк авыруы бетерелгәннән соң бу вакцина халыкның төп өлеше өчен һәркем файдалана алырлык булмый. Шуңа да карамастан, элекке табигый чәчәк авыруыннан вакцинация булу авыруның җиңелрәк узуына ярдәм итәргә мөмкин.

Маймыл чәчәге авыруын йөртүчеләр

Африкада маймыл чәчәге инфекциясе буй-буй тиеннәр, агач тиеннәре, гамбия күселәре, буй-буй тычканнар, селевинияләр һәм приматлар кебек күп төр хайваннарда табылган. Вирусның табигый тарихы аңлаешсыз кала һәм маймыл чәчәге вирусының төгәл резервуарын һәм аны табигатьтә саклау механизмын билгеләү өчен алга таба тикшеренүләр кирәк.

АКШда вирус гомуми территориядә яшәү нәтиҗәсендә Африка хайваннарыннан бу вируска сизгер булган Африка хайваннары булмаган төр хайваннарга (мәсәлән, болын эте) күчә дип уйлыйлар.

Профилактика

Кешеләрдә инфекция куркынычын киметү

Маймыл чәчәге барлыкка килү вакытында башка авырулар белән тыгыз бәйләнештә тору иң мөһим фактор булып тора. Махсус дәвалау һәм вакцина булмаган очракта, кешеләр арасында инфекцияләр санын киметүнең бердәнбер ысулы - куркыныч факторларына карата хәбәрдарлыкны арттыру һәм вирус белән бәйләнешне чикләү өчен кабул ителергә мөмкин булган чаралар буенча халыкка белем бирү. Авыру башлануга каршы көрәш өчен эпиднадзор чаралары һәм авыруның яңа очракларын оператив ачыклау мөһим әһәмияткә ия.

Халык арасында санитар белем бирү үткәргәндә түбәндәге куркыныч факторларына аерым игътибар бирергә кирәк:

Хайваннардан кешегә инфекция күчү куркынычын киметү. Эндемияле районнарда инфекция күчүне булдырмау буенча эш, беренчедән, кимерүчеләр һәм приматлар белән теләсә нинди контактны бетерүгә һәм, икенчедән, кан һәм ит белән турыдан-туры контактларны чикләүгә, хайваннан алынган азык-төлек продуктларын алдыннан җентекләп термик эшкәртү зарурлыгына юнәлтелергә тиеш. Авыру хайваннар яки аларның инфекцияле тиреләр белән эш иткәндә, шулай ук хайван суйган вакытта перчаткалар һәм башка тиешле саклану киемнәре кияргә кирәк.

• Кешедән кешегә инфекция күчү куркынычын киметү. Маймыл чәчәге белән авырган кешеләр белән тыгыз физик бәйләнешләрдән читләшергә кирәк. Авыру кешеләрне караган вакытта перчаткалар кияргә һәм саклану чараларын кулланырга кирәк. Авыру кешеләрне караганнан соң яки мондый кешеләр янына барганнан соң даими рәвештә кул юарга кирәк. Авыруларны өйдә яки дәвалау учреждениесендә изоляцияләргә киңәш ителә.

Медицина оешмаларында авыру белән көрәш

Маймыл чәчәге вирусы инфекциясе булуга шик тудырган яисә аларда әлеге авыру расланган авыручыларны карауны гамәлгә ашыручы яисә авырулардан алынган үрнәкләр белән эшләүче медицина хезмәткәрләре инфекция контроле өлкәсендә стандарт саклану чараларын күрергә тиеш.

Маймыл чәчәге белән авыручылар яки алардан алынган үрнәкләр белән контакт булган медицина хезмәткәрләренә һәм кешеләргә аларны табигый чәчәк авыруына каршы иммунизацияләү мөмкинлеген карау өчен сәламәтлек саклау милли органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма көчсезләнгән иммун системалы кешеләргә табигый чәчәк авыруына каршы вакцинацияне иске вакциналарны кулланып үткәрергә ярамый.

Маймыл чәчәге вирусы инфекциясе бар дип фаразланган кешеләрдән һәм хайваннардан алынган үрнәкләр белән тиешенчә җиһазландырылган лабораторияләрдә махсус әзерләнгән хезмәткәрләр эшләргә тиеш. Авырулардан алынган үрнәкләрне йөрткәндә аларны куркынычсыз савытка урнаштырырга һәм инфекцияле материаллар белән эшләү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Хайваннар белән сәүдә итү нәтиҗәсендә маймыл чәчәге авыруы таралуны булдырмау

Зур булмаган Африка имезүче хайваннарны яки маймылларны кертүне чикләү яки тыю вирусның Африкадан читкә таралуын тоткарлау өчен нәтиҗәле булырга мөмкин.

 

Ябудагы хайваннарга табигый чәчәк авыруына каршы прививка ясарга кирәк түгел. Әмма потенциаль инфекцияле хайваннарны башка хайваннардан аерырга һәм кичекмәстән карантинга ябарга кирәк. Инфекцияле хайваннар белән элемтәгә керә ала торган теләсә нинди хайваннар карантинга ябылырга һәм маймыл чәчәге симптомнары барлыкка килү предметына 30 көн дәвамында күзәтеп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International