Бүген – 4 апрель көнне Чепья авылында гомер итүче Любовь Ивановна Терентьева 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Киров өлкәсенең Малмыж районы Носла дигән керәшен авылында 7 балалы ишле гаиләдә туып-үскән кызның гомер юлы мәктәп чорыннан ук Балтач районы белән бәйләнә. 7 класска кадәр үзенең туган авылында белем алган яшүсмер Люба 8 – 10 классларны күрше Смәел авылына йөреп укый.