ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2018 ел
якшәмбе

Субаш авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән бергә урта яшьтәге китап укучылар өчен  "Мин китапка гашыйк" дигән әдәби кичә үткәрелде. Бу чара вакытында укучыларыбыз яратып укый торган Г. Галимуллина, З.Кадырова, М.Маликова  китаплары файдаланылды.  Кичәбез  кунаклары китапханәгә килә торган газета- журналлар белән таныштылар , яңа китапларга күзәтү ясалды.

 

Шубан авылында китапханә һәм мәдәният йорты берлектә авылыбызның парлы яшьләрен җыеп «Дуслык безне берләштерә» исеме астында кичә үткәрде. Кичәдә яшьләребез күп төрле уеннарда көч сынаштылар. Шалкан әкиятен дә куйдык, балалары җыярга яраткан пазлыларны да җыйдылар. Кичәдән соң яшьләребез өчен дискотека горләде. Яшьләргә кичә бик ошады.

Шубан авылында китапханә һәм мәдәният йорты берлектә 2018 ел Россиядә театр елы уңаеннан «Театр – тормыш көзгесе» исеме астында драм түгәрәккә йөрүчеләр белән могҗизалар кыры үткәрде. Могҗизалар кыры бик җанлы үтте. 

23 март көнне Субаш авыл китапханәсендә  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Тылсымлы китап патшалыгында" дигән экскурсия оештырылды. Нәни дусларыбызга әкиятләр, шигырьләр кычкырып укылды . Соңыннан алар яңа кайткан китаплар һәм  журналлар белән таныштылар. Бу чарага барлыгы  15 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International