ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

22 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Әдәби герой музее” исемле республика балалар иҗаты бәйгесенең “Минем яраткан әдәби героем” номинациясенең муниципаль турына нәтиҗә ясалды. Бәйгегә барлыгы 13 иҗади эш килде. Килгән эшләр белән танышканнан соң, Балтач Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате классы укытучысы Васинкина И.Г. җитәкчелегендәге жюри әгъзалары түбәндәге фикергә килделәр:

“3-4 сыйныфлар” категориясендә 9 иҗади эш арасыннан 1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында белем алучы Закирова Алисәнең К.Чуковскийның “Мойдодыр” әкиятеннән Мойдодыр уенчыгы лаек булды. 2 урынга Кили авыл китапханәсе китап укучысы, Кили башлангыч мәктәп-бакчасы 4 сыйныф укучысы Хабибуллин Әмирнең Ш. Перроның “Золушка” әкиятеннән Золушка туфлие һәм 3 урынга Куныр авыл китапханәсе китап укучысы, Арбор башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова Камиләнең күп әкиятләр герое Убырлы карчык уенчыгы чыкты.

“5-6 сыйныфлар” категориясендә 4 иҗади эш арасыннан 1 урынга Кече Лызи авыл китапханәсе китап укучысы, Кече Лызи урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габидуллин Тимурның  П.Бажовның “Серебряное копытце” әкияте буенча ясалган Болан лаек булды. 2 урынга Урта Көшкәт авыл китапханәсе китап укучысы, О.Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе 6 сыйныф укучысы Анисимова Аленаның Смешариклары һәм 3 урынга Кили авыл китапханәсе китап укучысы, Норма урта  мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Шиһабетдинова Гөлшанның С.Аксаковның “Аленький цветочек” әкиятеннән Ал чәчәк чыкты.

 Кызыксындыру призына Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 3А сыйныф укучысы Федоров Артемның А. Толстойның “Золотой ключик или приключения Буратино” әкияте буенча ясалган Буратино һәм Янгул авыл китапханәсе китап укучысы, Г.Гарифуллин исемендәге Янгул урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ризванова Диләрәнең рус халык әкияте “Колобок” герое Колобок буенча эшләнгән эшләр лаек булды.

   Китап укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә дә катнашырга чакырабыз.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International