«Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» онлайн-марафоны

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грант конкурсы тарафыннан хупланган социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 28-29 сентябрендә 2 көнлек «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» дигән онлайн-марафон уздырачак.

Чараның максаты - Татарстан Республикасының актив авыл хатын-кызлары арасында нәтиҗәле аралашу өчен мохит булдыру. Марафон кысаларында мастер-класслар, авыл территорияләрендә мөмкинлекләр һәм авыл территорияләрендә үсеп килүче буынны тәрбияләү турында лекцияләр узачак.

Марафонда катнашучылар уку сессияләрендә катнашачаклар, аларны хөкүмәтнеке булмаган оешмаларда һәм белем бирү учреждениеләрендә җитәкчелек итү яки эш тәҗрибәсе булган хатын – кызлар, гамәлдәге хатын-кызлар-эшмәкәрләр, психологлар алып барачаклар.

Марафон кысаларында белем бирү программасы «Сила села» мобиль кушымтасында узачак. Теркәлү өчен App Store яки Google Play да Event.Rocks кушымтасын табарга, «СИЛАСЕЛА» (буш ара калдырмыйча)  IDсын кертергә һәм алга таба инструкция буенча профильдә авторизация узарга тиеш. Марафон кысаларында лекцияләр теркәлгән барлык кулланучыларга да ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International