«Казан» агросәнәгать паркы базасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» техник иҗаты ярминкә-күргәзмәсе узды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан» агросәнәгать паркы базасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» техник иҗаты ярминкә-күргәзмәсе ачылышында катнаштылар.

Ярминкәдә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнарыннан мәгариф оешмалары - мәктәпләр, колледжлар һәм техникумнар катнашты. Узган еллар белән чагыштырганда һәр муниципаль район үз экспозицияләрен көллият һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар (мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һ.б.) белән тәкъдим итте.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән яшелчә, бөртекле культуралар, агачтан эшләнгән әйберләр, декоратив иҗат эшләнмәләре, металлдан эшләнгән әйберләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегү әйберләре, йомырка һ.б. лар тәкъдим ителде. Ел саен ярминкәне шәһәр халкы түземсезлек белән көтә, ул зур ихтыяҗга ия, моңа продукциянең югары сатылуы да дәлил булып тора.

Балтач районы мәгариф идарәсе «Ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Команданы котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International