2021 елның 8 сентябрендә Салавыч күппрофильле лицее базасында җәйге чорда гомуми белем бирү учреждениесе территориясен иң яхшы бизәү буенча район конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста 33 белем бирү учреждениесе катнашты.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип табылды:
- Нөнәгәр урта мәктәбе
- Норма урта мәктәбе
- Балтач урта мәктәбе
Төп мәктәпләр арасында - Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе
Балалар бакчалары арасында җиңүчеләр:
- Балтач 1 нче номерлы балалар бакчасы
- Балтач 2 нче номерлы балалар бакчасы
- Балтач 5 нче номерлы балалар бакчасы
- Карадуган балалар бакчасы
- Бөрбаш балалар бакчасы
Башлангыч мәктәпләр арасында:
- Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы
Калган мәктәпләр әлеге конкурсның призерлары булдылар.