2022 елда БДИ ничек узачагы турында сөйләделәр

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Әгәр 2022 елның җәендә коронавирус инфекциясе яңадан кабынмаса, Бердәм дәүләт имтиханы гадәти форматта узачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев белдерде.

БДИ-2022 үткәрү форматы һәм вакытлары турында карар инде көз көне үк кабул ителергә мөмкин.

- Көз көне ниләр булачагын, илдә нинди вәзгыять булачагын карарга кирәк. Узган ел без шулай ук эпидемия хәленнән чыгып карар кабул иттек, - дип белдерде Музаев. - Ковидның яңа дулкыннары булмаса һәм вәзгыять тотрыкланса, без, бәлки, БДИны элек пандемиягә кадәр булган форматта үткәрербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International