2021 елның 10-12 сентябрендә Бөгелмә шәһәрендә чаңгычылар арасында гомуми физик әзерлек буенча Татарстан Республикасының җәйге беренчелеге үтте.
Ярышларның беренче көнендә катнашучылар классик стильдә чаңгы роллерларында ярыштылар.
1 урын - 2006-2007 елгы егетләр арасында Кәбиров Илназ;
2 урын - 2006-2007 елгы кызлар арасында Исрафилова Алия;
2 урын - 2004-2005 елгы егетләр арасында Сөнгатуллин Әмир.
Икенче көнне спортчылар кросста көч сынашты.
1 урын - 2006-2007 елгы кызлар арасында Исрафилова Алия;
3 урын - 2006-2007 елгы кызлар арасында Хаҗиәхмәтова Динә;
1 урын - 2004-2005 елгы егетләр арасында Сөнгатуллин Әмир.

