2006-2008 елгы егетләр арасында футбол буенча турнир

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 10 сентябрендә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе футбол мәйданында «Игенче» АХҖК призына  2006-2008 елгы егетләр арасында футбол турниры узды. Ярышларда Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Смәел урта мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицееннан барлыгы 113 спортчы катнашты. Турнир олимпия системасы буенча үткәрелде.

Призлы урыннарны алдылар:

I урын – Норма урта мәктәбе

II урын – Карадуган гимназиясе

III урын – Балтач урта мәктәбе

Иң яхшы уенчы – Әмир Гарифуллин (Норма мәктәбе)

Иң яхшы тренер - Садыйков Рамил (Норма урта мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International