Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 26.05.21 ел, 261 номерлы боерыгы нигезендә, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын күтәрү максатында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 йорт адресы буенча, шулай ук Идарәнең территориаль бүлекләрендә, шул исәптән Биектау территориаль бүлегендә - Биектау авылы, Полковая урамы, 2г йорты, 1001 бүлмә; Арча районы, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт; Балтач районы, Балтач штп, Һади Такташ урамы, 3 а йорт адреслары буенча 2021 елның 9 сентябрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне уза.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшмәкәрләрне кабул итү түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылу юлы белән гамәлгә ашырыла:
Биектау, Әтнә районнары буенча 8(84365)3-02-71, Арча районы буенча 8(84366)3-15-01, Балтач районы буенча 8(84368) 2-41-47.