Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова гражданнарны кабул итәчәк

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова Балтач муниципаль районында булачак. 

14.00 сәгатьтән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 13 ноябрендәге 537 номерлы карары нигезендә), Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрү планлаштырыла.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Балтач, Ленин урамы, 42 нче йорт. 

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 8(84368) 2-52-36. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International